Текст песни Элвин Грей — Жырым аша анларсын

Слова песни Элвин Грей — Жырым аша анларсын
YouTube видео
Элвин Грей — Жырым аша анларсын

0
0
Элвин Грей — Жырым аша анларсын текст песни
Мәхәббәтнең күлләрендә,
Син — ялгыз аккош.
Уйлыйсыңдыр , язмышларда,
Бар диеп, ялгыш…

Язмышларны, ялгышларны,
Вакытлар юа.
Һәр нәрсәне, һәр кешене,
Ур(ы)нына куя…

Сиңа атап язган җырым,
Бер барып җитәр.
Шуннан бәлки, тыелып торган,
Уйларың китәр…

Җырларымны кат-кат тыңлап,
Барсын да аңла.
Сиңа әйтер сүзләремнең,
Барсы бар анда…

Дәшми генә түзәм әле,
Һаман да түзәм.
Сүз әйтергә теләвеңне,
Күптәннән сизәм…

Үзең түгел, сүзеңне дә,
Тик кабул итмим.
Киләм диеп, хәбәр салма,
Мин сине көтмим…
Комментарии к тексту